Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 17:00

Мәүлид яктылыкка өнди

Мәүлид көне — пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килмештер. Без — мөселманнар — өчен зур шатлык көне.

Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле пәйгамбәребезнең дөньяга килүе — Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һем безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган.

Узган якшәмбе район үзәге мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырылды, анда Языковода, шулай ук башка авылларда яшәүче мөселманнар җыелды. Чарага килүчеләрне изге бәйрәм белән котлап, мәчетнең имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Бикмәев бәйрәмнең әһәмияте, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы, аның мирасын өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең максаты — җирдә тынычлык һәм иминлек хакына бар мөселманнарны берләштерү, дип билгеләде ул.

Мөселманнарны бәйрәмнәре белән рәсми вәкил — район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Азат Мофазалов, башка авыллардан килгән имам-хатыйблар да котлады.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Өйдрәкбаш мәчетенең беренче имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Биккулов та изге бәйрәмнән читтә калмаган һәм диндәшләре алдында чыгыш ясады. Аксакал 90 яшьтән узган, әмма бүген дә мөселман кардәшләре арасында.

Коръәнне яттан сөйләүче яшьләр Усман Саттаров һәм Әхмәдулла Мирзаевның чыгышы аеруча матур һәм дулкынландыргыч булды, алар пәйгамбәр турында мөнәҗәтләр укыды һәм Салават әйтте. Коръәнхафиз Абдулхалик Зоиров чараның рәсми өлешен Коръән сүрәләре уку белән тәмамлады. Артабан мөселманнар бәйрәм табыны артында аралашты. Чара ахырында үзәк мәчеткә җыелучылар барысы бергә намаз кылды. Изге бәйрәмнән һәркайсыбыз рухи көч туплап, изге ниятләр һәм матур уйлар белән таралышты.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: