Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 13:33

Лазурный белән Янтарный балаларын онытканнар

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров адресына төрле тарафтан моң-зар тулы хатлар килүен дәвам итә. Шуларның берсе Стәрлетамак төбәгеннән.

— Безнең шәһәрдә Лазурный, Янтарный дип аталган бистәләр калкып чыкты, ә менә аларда мәктәп, балалар бакчалары төзү турында оныттылар. Бу бистәләрдә бер генә шундый учреждение дә юк. Шулай ук юллар да юк. Төзүчеләр урамына бетон түшәлгән, тузан күз ачмалы түгел. Безгә ярдәм итегез, — диелә әлеге хатта.
Мөрәҗәгатькә шәһәрнең Төзелеш хезмәте баш белгече Надежда Бондарева түбәндәгеләрне белдерә:
— Киләсе елда Төзүчеләр урамындагы юлга асфальт салыначак. Шәһәргә моның өчен “Русия гражданнарын уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру” программасы буенча акча бүленәчәк. Юл берничә этапта түшәлә, тәүдә йөк машиналары асфальтны җимермәсен өчен бетон салынган. Бу юлда зур машиналар, чыннан да, күп, чөнки шәһәрнең көнбатыш юнәлешендә төзелешләр гөрли.
Лазурный белән Янтарный — Стәрлетамак районы территориясе, анда шәһәрнең берни төзергә дә хакы юк. Ләкин бу уңайдан без коллегаларыбыз белән сөйләшүләр алып барабыз. Әлегә 1200 урынлык мәктәп һәм 240 урынлык балалар бакчасы төзү планнары турында билгеле. Шәһәрнең бу өлешендә 11нче яңа мәктәп бар, 23нче мәктәп төзелеп бетү алдында. Район территориясенә керсәләр дә, шәһәр якындагы йортлардан укучылар кабул итәргә әзер.
Фото: boombob.ru
Читайте нас: