Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 13:53

Көн дә бер ир аңарда!..

Авылны аздыручы хатын тагын кемнәрнең башына җитәр?Безнең авылда бер сәер хатын яши. Дөресен генә әйткәндә, аны яратмыйлар, аннан хәтта куркалар да.Мин аның турында ишетеп кенә белә идем. Бер көнне урамыбызда гайбәт таралды. Имеш, Фәүзия, безнең очтан йорт сатып алган.

– Вәт күңелле яши башлаячакбыз, барыбызны да биетәчәк, – диде күршеләрем.
Чынында да шулай булып чыкты. Читтән караганда Фәүзия турында начар сүз әйтеп булмый. Дөньясы каралган, кызлары әйбәт киенә. Ләкин кешегә аның өе яныннан үтү – үзе бер сынау. Фәүзия, эчкән килеш чыгып, узып баручы машинага таш ыргытырга мөмкин, аның турыннан үткәннәр “матур сүзләр” ишетмичә калмый. Шуңа күрә кешеләр үзен саклар өчен кесә телефонында диктофон кабыза, күздән яшь китерүче газ тутырылган баллончык йөртә. Ә бала-чагалар, гомумән, берүзләре генә йөрми.
Фәүзиянең җиде кызы бар, җиде кызга – җиде әти. Ләкин әтиләренең кайда икәнлеген белеп бетерерлек тә түгел. Ишетүемчә, беренче ирен, тәүбә-тәүбә, үз куллары белән юк иткән һәм төрмәдә утырып чыккан. Әле дә аның “ярдәме” белән бер ир төрмәдә. Шунысы гаҗәп, Фәүзия белән бәйләнгәнче бу ирләр гөрләтеп дөнья көткән. Алар бер дә аңа карамас иде. Бу аракы аркасындамы? Әллә сихер шаукымымы – беркем белми. Ләкин ирләрнең һәркайсы юкка чыгуына, Фәүзия кайгырып тормый, тагын да гөрләтеп яши башлый. Шундый вакыйгаларның берсе минем күз алдымда булды.
50 яшьлек хатын утыз яше дә тулмаган егет белән тора башлады. Шунысы кызык, монда – атна саен “аулак өй”. Авылдагы ир-атлар: яше дә, карты да җыелышып эчә. Хәтта йорт алдында берничә машина да торырга мөмкин. Бу вакытта кызларының нәрсә белән шөгыльләнгәнлеге аңлашылмый. Ярты ел үткәч, Фәүзиянең планы буенча микән, чираттагы ир юкка чыга. Фәүзия аны кызын көчләүдә гаепли, суд аның яклы була.
Фәүзиянең кызлары, яшь булуларына карамастан, аңардан калышмый. Уртанчы кызы икенче бер ятим егет белән яши башлады. Баштарак тыныч кына тормыш алып бардылар, хәтта бала да көтәләр. Ләкин күптән түгел авылда гайбәт таралды: бала тапкач, егетне юкка чыгарып, аның әти-әнисеннән калган йортын үз итү нияте булуы ачыкланды. Авыл халкы егет яклы, аның өчен кайгыра... Нәрсә булып бетәр, әлегә билгесез...
Тагын бер вакыйга шаккатырды. Гаиләсе булган егет Фәүзиядә эчә башлады. Бер атна вакытында өенә кайтмый. Аның хатыны берничә тапкыр Фәүзиягә килеп ирен эзләп йөрде, ләкин кайтара алмады. Өметен өзгәч, хатын бер төндә килеп аның мунчасына ут төрткән. Фәүзия моның кем эше икәнен аңлап, хатынны авылдан кудыртты. Ә егет өенә Фәүзиянең 14 яшьлек кызын алып кайтты.
Белүебезчә, авылда берәр гаилә фаҗигагә очраса, кешеләр ярдәмгә килә. Фәүзиянең мунчасы янган төнне без янгын тавышыннан уянып киттек, ярдәмгә йөгердек. Күршеләрне дә чакырдык. Ләкин Фәүзиянең мунчасы янганын күргәч, халык уйланды: кемдер ярдәм итте, ә күпчелеге карап торды. Янгынны сүндерергә Фәүзиядә җыелган кешеләр чыкты. Алар – беркайда эшләмичә, эчкечелеккә бирелгән егетләр иде. Фәүзиянең өендә “күңел ачучылар” яшәргәннән-яшәрә. Егетләрнең ата-аналарын, туганнарын ишетәсе дә килми. Менә шундый хәлләр.
Илгиз ИСХАКОВ.
Читайте нас: