Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 19:46

Инвалидлыкны билгеләү гадиләштереләчәк

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән.

Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына бу статуска дәгъва итүченең үзе катнашлыгыннан башка гына тапшырачаклар.
“Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк. Ведомство, шулай ук, медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли”, -- дигән министр.
Фото: rg.ru сайтыннан
Читайте нас: