Чүп реформасын үткәрү, әлбәттә, заман таләбе, моңа беркем дә шикләнми, чөнки булган полигоннар тиз арада тула, ә яңаларын төзү өчен бик зур акчалар таләп ителә. Ә менә чүп-чарны аерып, эшкәртү комплекслары төзелсә, җире-без, һавабыз күпкә чистарып калачак, ди белгечләр.
Республикада каты көнкүреш калдыклары өчен 9 яңа полигон белән беррәт-тән, чүп-чарны аерып җыю өчен 26 комплекс һәм аны төяп озату өчен 48 пункт булдырылачак. Каты көнкү-реш калдыкларын эшкәртү-нең эре комплексларын төзү үзен финанс яктан акламаган районнарда, әлбәт-тә, чүпне җыеп, төяп озату пунктлары эшләнәчәк. Болар барысы да бик яхшы, моны тирә-як мохит иминлеге торышы өчен борчылган һәркем аңлый, тик менә чүп җыюга түләү күтәрелү турындагы хәбәр үзе үк бүгенге көндә җәмгыятебездә киеренкелек артуга сәбәпче булды. Әлеге сорау гади халыкны аеруча борчый. Республикада йортларда яшәүчеләр яңа бәяләр буенча кеше башыннан ай саен уртача 200әр сум түләргә тиеш булачак, күп-катлы фатир хуҗалары өчен әлеге сумма бераз гына булса да азрак әле. Хәзер исәпләп карыйк: бер гаиләдә, гадәттә, дүрт кеше, димәк, бу йортта яшәүчеләр ай саен 800 сум акчасын чүп өчен чыгарып салырга мәҗбүр булачак. Ә биш-алты балалы гаиләләр ни эшләргә тиеш?
Әлеге тарифларны ничек исәпләгәннәр соң? Имеш, шәхси йортта яшәү-челәрнең һәрберсе көненә 10 литрлы чиләк чүп чыгара, ә фатирда гомер кичерүчеләрнең һәркайсы 7 литрлы чиләкне тутыра. Шушы саннардан чыгып, бәяләр куелган. Мин үз гаиләм мисалында шуны әйтә алам: көненә бу кадәр чүп чыгарылмый! Без шәхси йортта яшибез: беркайчан да яшелчә кабыкларын чүп машинасына салып җибәрмибез — бакча өчен әзерләнүче черемәгә кушыла алар. Бакча утаудан җыел-ган чүп үләннәре, киселгән куак ботаклары шул ук алым белән үзебездә кала. Кәгазь-фәлән дә ыргытылмый: ел саен балалар мәк-тәптә макулатура җыя, инде аңардан да артып калса, мунча мичен кабызырга ярап куя. Нәтиҗәдә, атнасына бер чиләк чүп чыгарабызмы-юкмы. Ә куелган бәяләр буенча без 30 тапкыр диярлек артык түләргә тиеш булабыз!
Күктән алынган бәяләр белән эш итү кем өчендер, бәлки, кесә калынайтуның бик җиңел юлыдыр, мондый хаклар белән республикада яшәүчеләрдән миллионлаган сум акча суырып алыначак бит! Ә нигә халыктан акчаны җыелган чүп-чар күләменә бәрабәр алмаска? Мисал өчен, безнең бистә-дән көнкүреш калдыкларын җыеп килгән машинаны полигонда үл-чәргә, теркәргә һәм шушы күләмдәге чүп өчен хакны бистәдә яшүчеләргә тигез итеп бүләргә! Халык та, болай эшләнүен белгәч, машиналарга бөтен чүп-чарын, аерып та карамый, тутырудан туктаячак.
Бүгенге көндә, яшерен-батырын түгел, җәмгыяте-бездә очын-очка ялгап яшәгән гаиләләр аз түгел, чүп-чар өчен ай саен 800-1000 мең сум акчасын ничек чыгарып салсын андый кешеләр? Авылда гомер кичерүче бер гаилә әгъза-лары белән сөйләшкән вакытта алар: “Гәзит-журналларга да күптән язылганыбыз юк инде. Ул барлы-юклы акчаны болай да тартып-сузып кына яшибез”, — дигәннәр иде. Мондый хәлдә яшәүчеләр бихисап.
Әле дә урман-күл буйларында, агачлыкларда калдырылган чүп-чар өемнәре беткәне юк, эш дөрес оештырылмаса, алар күзгә күренеп артмас дип кем ышандыра ала? Чүп реформасы үткәрәбез дип, бөтенләй чүп астында калмасак иде.