Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 13:26

Чүп астында калабыз бит!

Бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә күтәрелгән тагын бер проблема законсыз чүплекләргә кагылды.

Республикада дәүләт реестрына кертелгән 36 чүплек полигоны бар, ә кертелмәгәннәре, үзеннән-үзе барлыкка килгәннәре исәпсез-сансыз.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин белдерүенчә, ел саен полигоннарда һәм законсыз чүплекләрдә 2 миллион тонна чүп-чар җыела. Шәһәрләрдә бу мәсьәлә азмы-күпме дәрәҗәдә җайга салынган, авылларда исә хәлләр бик кискен тора. Аларның күбесеннән чүп бөтенләй чыгарылмый. Һәр өч чүплекнең икесен кешеләр үзләре оештыра. Район һәм шәһәр хакимиятләре бу мәсьәләне контрольдә тотмый, тикшерми, протоколлар төземи. Мәсәлән, бер ел эчендә республика районнарының яртысында калдыкларны тиешсез урынга ташлау турында бер генә протокол да төзелмәгән.
— Безнең халыкның күпчелеге — намуслы, тәртипле кешеләр. Без аларны экологик мәдәнияте булмаган бәндәләрдән якларга тиеш. Шул исәптән административ чаралар ярдәмендә, — диде Радий Хәбиров.
Ул тегендә-монда чүплекләр калкып чыкмасын өчен административ механизмны көйләү буенча тәкъдимнәр кертүне таләп итте. Шулай ук юридик һәм физик берәмлекләргә җәза бирү системасын эшләргә кушты.
Фото: 34374.info
Читайте нас: