Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 14:05

"Бу автобус сугышта булганмы әллә?"

Республика башкаласы урамнарындагы автобус хуҗалары өчен оят.

Бу автобусның тәрәзәсенә "как 57" дип язылган. Дим бистәсенә бара дип чамалыйк.
Октябрь проспекты башыннан кузгалып китте. Водитель артындагы ике утыргычка утырдык. Берничә минуттан аннан күчәргә туры килде, чөнки җылыткычтан биткә төтен катыш кайнар һава бәрә. Каршыдагы утыргычларга утырырга курыктык, чөнки алар агач бүкән өстенә куелган иде.
Дим бистәсенә кадәр барып булмады бу автобуста, "Спортивная" тукталышында төшеп калдык. Ул, тыны кысылган карт кебек, бик авыр ухылдап, тукталыш саен бишәр минут туктап торып, кайчан барып җитәр, билгесез. Әмма автобустан төшәргә баламның соравы мәҗбүр итте: "Әни, бу автобус сугышта булганмы әллә?"
Бу сорауны мин аның хуҗасына юллар идем: кайсы сугышта бомба астында калган сезнең автобуслар һәм кайчан сез бу драндулетта халык ташып акча эшләүдән туярсыз?!
Фото: Резида ВӘЛИТОВА фотосы.
Читайте нас: