Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 19:48

Без ярдәм күрсәтергә әзер!

Тирлән бистәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткән гасырның 30нчы елларында төзелгән авыл мәдәният йортын карады.

Муниципалитет җитәкчелеге һәм авыл халкы сүзләренә караганда, авылга заманча күпфункцияле социаль-мәдәни үзәк кирәк. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, республика аны төзүдә ярдәм итәргә әзер.
Сөйләшү вакытында авыл халкы зират янындагы чүплеккә дә зарланды. Радий Хәбиров муниципаль хакимиятләргә ел ахырына кадәр чүп-чарны җыеп алырга һәм тиешле фотоотчет җибәрергә кушты.
Шулай ук, төбәк җитәкчесе торак пунктның истәлекле урыннарының берсен – 1994 елда ташкын нәтиҗәсендә юылган металлургия заводы җимерелгән урынны карады. Бүген бу урын туристлар арасында бик популяр. Радий Хәбиров район хакимиятенә территорияне төзекләндерүне йөкләде.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: