Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 14:09

Бакчачыларга ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика гражданнарына бакчачылык белән шөгыльләнүдә ярдәм йөзеннән тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем төзелде.

– Гадәттәгечә, бакчачылар үз мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итә. Әмма әлеге өлкәнең һәр гаиләгә кагылуын исәпкә алып, ул дәүләт тарафыннан аерым игътибар таләп итә, – дип шәрехләде республика парламенты спикеры Константин Толкачев. – 2019 елга һәм план чорына республика бюджеты проекты буенча парламент утырышында бакчачылык өлкәсе мәсьәләләре күтәрелде, аерым алганда: юллар торышы, электр белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эше. Бу мәсьәләләр хакимиятнең төрле органнары компетенциясендә тора, шуңа күрә билгеләнгән бурычларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк эшче төркем составына республика ведомстволары, муниципалитетлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керде.
Эшче төркем әгъзаларына бакчачылык мәсьәләләрен җайга салучы законга комплекслы анализ ясарга кирәк булачак. Нәтиҗә нигезендә республикада бу өлкәдә аерым закон чыгарыргамы, әллә инде бакчачыларга ярдәм программалары белән чикләнергәме икәнлеге ачыкланачак, – диде Константин Толкачев.
Эшче төркемне Дәүләт җыелышының Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Әлфәрис Байчурин җитәкләде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: