Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 17:03

Авылда – шәһәр мохите

Языково авылының Чапаев урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ихаталары хәзер күпкә матурланды һәм тәртипкә китерелде. Биредә яшәүчеләр өчен яңгырлы көннәрдә подъездга кергәндә зур кыенлыклар тудырган күлләвекләр хәзер комачауламаячак.

Авыл “Заманча шәһәр мохите булдыру” программасы кысаларында күзгә күренеп уңай якка үзгәрде.

Программаны гамәлгә ашыру турында сөйләвен үтенеп. без Языково авыл биләмәсе башлыгы Рафаэль Риал улы Еникеевка мөрәҗәгать иттек.

— “Заманча шәһәр мохите булдыру” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елда район үзәгенең Чапаев урамындагы 21-27 һәм 19 санлы күпфатирлы йорт территорияләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу ихаталарда бордюр ташы урнаштырылды, ихата территорияләренә һәм подъездга илтүче юлларга асфальт түшәлде. Мәгълүм эшләр “Триада-групп” подрядчы оешма тарафыннан башкарылды, эшләрнең гомум суммасы 2236,760 сум.

Югарыда телгә алынган проектның максаты — республика һәм ил территориясендә кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Ул безнең районда 2017 елда гамәлгә ашырыла башлады һәм 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елда Друненков (20 санлы йорт) һәм Бакча (40 һәм 40/1 санлы йортлар) урамнарында урнашкан күпфатирлы йортлар тирәли эшләр башкарылачак. Языково авыл биләмәсендә 2022 елга кадәр йортларны төзекләндерү графигы төзелгән.

Биш ел эчендә төзекләндерүгә мохтаҗ булган барлык ихаталар да уңай якка үзгәрер дип планлаштырыла. Эшне Чапаев урамындагы йортлар ихатасыннан башлавыбыз бер дә очраклы түгел. Биредә йорт алды территориясен киртәләү күптән таләп ителә иде. Гомум җыелышта программада катнашырга карар иттеләр. Берничә ай эчендә ихаталар күзгә күренеп күркәмләнде.

— Подъезддан чыгуга тигез өслеккә аяк басуыбызга ышанмыйбыз да хәтта, биредә теләсә нинди һава торышында да бер каршылыксыз үтәргә, коляска белән йөрергә мөмкин. Без моны озак көттек. Программада катнашырга мөмкинлек тудыручыларга зур рәхмәт. Иртә таңнан караңгыга кадәр, хәтта ял көннәрендә дә намуслы һәм сыйфатлы итеп эшләгән эшчеләргә һәм подрядчыга аерым рәхмәт белдерәбез, — диләр йортта яшәүчеләр.

Һәркем ихатасының — төзек, яшәгән урынының чиста булуын тели. Күрүебезчә, бу юнәлештә алга китеш бар, барыбыз өчен дә хәзер иң мөһиме — бу уңай үзгәрешләрне саклау һәм арттыру.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: