Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 13:34

Заман белән бер адымда

Барыбыз да яраткан Әниләр көне алдыннан район үзәгендәге халык арасында “Дежур” магазин дип йөртелгән сәүдә бинасына кергән һәр гүзәл зат “Благовар” кулланучылар җәмгыятеннән бүләк алып сөенде.

Благоварлыларга билгеле булганча, җомга иртәсе — базар көне, барысы да кирәк-ярак сатып алырга ашыга. “Дежур” магазин да бу көнне сатып алучылар белән тулы булды. Ә бәйрәм иртәсе менә ничек башланды. Ишек ачыла һәм тиз-тиз атлап магазинга бер ханым килеп керә, азык-төлек киштәләренә күз йөгертә, үзенә кирәклесен табып алгач, касса янына килә. Бу мизгелдә сатучы аны Әниләр көне белән ихлас котлый һәм “Благовар” кулланучылар җәмгыятенең үз продукциясе тезелеп торган өстәл янына телеңне йотарлык пироглар һәм пирожкилар белән хуш исле чәй эчәргә, яңа пешкән пилмән, манты һәм голубцылардан авыз итәргә чакыра. Сатып алучының кәефе шунда ук күтәрелеп китә — бер генә хатын-кызны да битараф калдырмаган мондый бүләктән йөзендә елмаю балкый. Берничә минуттан ризыктан сыгылып торган өстәл янына гүзәл затлар җыела, сатучыларга рәхмәт белдерә.

Моңардан тыш, бу көнне 550 сумнан артык суммага товар сатып алучыга бүләккә шоколад бирелде.

— “Благовар” кулланучылар җәмгыятендә мондый акцияләр еш булып тора. Һәр бәйрәмдә без сатып алучыларыбызны нәрсә белән дә булса шатландырырга тырышабыз. Ә Әниләр көне безнең өчен аерым бәйрәм. Чөнки предприятиедә җитештерелгән һәр продукция бездә эшләүче әниләр кулы белән пешерелгән. Камыр ризыклары, ярымфабрикатлар әниләрнең назлы куллары белән ясалганга шулай тәмле, — ди кулланучылар кооперативы рәисе урынбасары Фәрзәнә Сакаева.

Ирина Максимова.

С.Константинов фотосы.


Рәсемдә: Олеся Үтәшева 18 яшендә әни була, әле аңа — 32 яшь, дүрт баласы үсеп килә. Өлкәненә — 14 яшь, ә иң кечесенә 8 ай. Үзенең хатын-кыз бурычын нәкъ ана булуда күрә һәм үзен балаларга багышлаганына үкенми. Магазиндагы мондый матур бүләк аны да ихлас шатландырды.
Читайте нас: