Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 13:38

Русия Журналистлар берлегенә – 100 ел

14 ноябрьдә Мәскәүдә Русия армиясе театрында Русия һәм чит ил журналистлары вәкилләре Журналистлар берлегенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарага җыелды, анда илнең 85 төбәгеннән 1500 киң мәгълүмат вәкиле, шул исәптән, Кытай, Франция, Польша, Корея, Монголия һәм башка илләрнең Журналистлар берлекләре вәкилләре бар иде.

Бүген мәгълүм оешма 100 меңгә якын кешене берләштерә, анда 83 төбәк оешмасы, 40тан артык иҗади ассоциация, гильдияләр һәм берләшмәләр керә.

Журналистлар берлеген юбилее белән Владимир Путин тәбрикләде, аның котлау сәламен РФ Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко укып ишеттерде. Владимир Путин еш кына нәкъ киң мәгълүмат чараларының әхлакый, сәяси юнәлеш бирүен, җәмәгать фикерен билгеләвен белдергән. РФ Президенты Владимир Путин ватан журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән өчен Русия Журналистлар берлегенә рәхмәт әйткән.

Шулай ук оешмага Премьер-министр Дмитрий Медведев та котлау сәламен юллаган иде. Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин котлап кына калмады, Журналистлар йорты бинасын ремонтлауга зур бүләк ясады.

РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин кул куйган котлауны урынбасары Петр Толстой укып ишеттерде. Илнең чит ил эшләре министры Сергей Лавров исеменнән мәгълүм министрлыкның рәсми вәкиле Мария Захарова тәбрикләде. Шулай ук безнең оешмага Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл да котлау хаты юллаган иде.

Театр сәхнәсеннән котлау сүзе белән Журналистларның халыкара оешмасы башлыгы Энтони Беланже, шулай ук Кытай һәм Польшадан килгән вәкилләр чыгыш ясады.

Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үзенең чыгышында тәбрикләүләр өчен рәхмәт белдерде, берләшмәнең яңа проектлары турында сөйләде һәм Журналистлар берлегенең хезмәттәшләр арасында чын-чынлап модада булуын, анда әгъзалыкка тоташ редакцияләр белән керүчеләр барлыгын һәм моның куанычлы күренеш булуын сызык өстенә алды. Безнең делегация журналистлары Беренче каналның мәгълүмати программалар дирекциясе эше белән танышты, хезмәттәшләренең туры эфирдагы эшен күзәтте, артабан яңалыклар павильонын карау, телевидение алып баручысы Екатерина Андреева урынында утыру мөмкинлеге бирелде. “Лента.ру” мәгълүмат агентлыгы редакциясенә экскурсия Башкортстан журналистларында зур тәэссорат калдырды. Мәгълүм интернет-басма “Рамблер” медиа-холдингы составына керә.

БР Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков җитәкләгән республика делегациясе составында “Башинформ” агентлыгы, “Башкортстан” ТРК ДУП, “Башкортстан” ДТРК, республика гәзит-журналлары вәкилләре бар иде.

Лира ГАФАРОВА.
Читайте нас: