Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 14:27

Өлкәннәр янә парта артына утырачак!

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы кирәкле һөнәрләр исемлеген төзегән.

"Өлкән буын" федераль проекты кысаларында республикада 2019-24 елларда пенсия яшенә кадәр һәм хаклы ялдагыларны укыту буенча киң эш җәелдереләчәк.
Әлегә кадәр мәшгульлек үзәкләре ел саен бу категориягә кергән 200 гражданны укытса, киләчәктә аларның саны 1480гә җитүе күзаллана.
Өлкән яшьтәгеләрне укыту өчен ел саен 108,8 миллион сум акча бүленәчәк.
Фото: яндекс ру
Читайте нас: