Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 12:22

Дәүләт проектларына - 11 миллиард сум

Киләсе елда Башкортстан дәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен 11 миллиард сумга якын акча алачак.

Шуларның 1 миллиард сумы — юллар төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 1,4 миллиард сумы — “Шәһәр мохите” проектына, 430 миллион сумы — мәктәпләр төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 1,4 миллиард сумы балалар бакчалары төзүгә юнәлтеләчәк. Тәүге тапкыр “Чиста су” проекты буенча водоканал предприятиеләре өчен 137 миллион сум акча бүленәчәк.
— Әлеге көнгә Русия Президентының май указында күрсәтелгән төп юнәлешләр буенча 12 дәүләт проекты эшләнгән. Алар алты елга исәпләнгән. Аларны гамәлгә ашыруга 2019-20 елларда — 5,7 триллион сум, калган елларда 7,5 триллион сум юнәлтеләчәк, — диде Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Уфның Дим районы предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында.
Читайте нас: