Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 12:23

"Республика LIVE" программасын күрми калмагыз!

БСТ телеканалы "Республика LIVE" проектын башлап җибәрә. Телевизион программаның беренче чыгарылышы иртәгә, 15 ноябрьдә 22 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Республика телеканалы өчен бу проект - уникаль һәм үзенчәлекле.
Тамашачылар беренче тапкыр республика җитәкчесе эшчәнлегенең гадәттә кадр артында кала торган өлешен күрә алачак.
Төшерү төркеме Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны республика шәһәрләре һәм районнары буенча эш сәфәрләрендә озатып йөрде. Телевидениедә мондый сәфәрләр яңалыклар чыгарылышы кысаларында кыскача гына күрсәтелә.
"Республика LIVE" программасында төбәк башлыгының эше тагын да киңрәк форматта һәм башка яктан тәкъдим ителәчәк: Радий Хәбиров кешеләр белән ничек аралаша, нинди бурычлар куя, сәфәрдән соң нинди нәтиҗәләр ясый. Шушы һәм башка сорауларга төбәк җитәкчесе проектны алып баручы Елена Прочаковская белән аралашу барышында җавап бирәчәк.
"Республика LIVE"ның беренче чыгарылышы Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның республикның төньяк-көнчыгыш төбәкләренә сәфәренә багышланган.
Читайте нас: