Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 12:24

Башкортстан мөфтиен сайлау бер елга кичектерелә

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисен (мөфтиен) сайлау 2019 елның ноябренә күчерелә. Бу хакта Диния нәзарәтенең VIII съездына әзерлек буенча оештыру комитетында белдерделәр.

Мондый карар мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигьмәтуллин рәислегендә 14 ноябрьдә үткән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте президиумының чираттан тыш утырышында кабул ителде.
Президиум составына мөфти урынбасарлары, президиум әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре, шәһәр һәм районнардагы имам-мөхтәсибләр, ревизия комиссиясе әгъзалары керә.
Президиум эшендә кунак сыйфатында Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет вәкилләре катнашты.
Читайте нас: