Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2018, 12:27

Яман шешне иртәрәк ачыклау зарур!

Яман шеш авыруы урыннарда ачыкланырга һәм дәваланырга тиеш.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дуван районы үзәге Мәсәгутьтә булганда район дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов аңа балалар поликлиникасының авыруларны кабул итәргә уңайсыз булуы турында сөйләде.
Баш табиб, шулай ук, киләчәктә яман шеш авыруы белән чирләүчеләр өчен 15 койка-урын булдырылачагын әйтте. Радий Фәрит улы бу башлангычны хуплады.
- Сыйфатлы диспансерлаштыру үткәрү һәм бу авыруны ачыклау, дәвалау үлем очракларын киметүгә дә булышлык итәчәк, - диде ул.


Читайте нас: