Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 16:39

Каринэ Хәбирова абилитация үзәгендә булды

Уфада абилитация — балаларда кечкенәдән инвалидлык үсешен кисәтүче дәвалау-педагогика комплексы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Уфада абилитация — балаларда кечкенәдән инвалидлык үсешен кисәтүче дәвалау-педагогика комплексы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Башкортстанда бу юнәлештә ДЦП һәм башка авырулары булган балалар өчен “Любимый малыш” үзәге эшләп килә. Бүген анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова, Русия дәүләт социаль университеты ректораты каршындагы киңәшче Рөстәм Әхмәдинуров һәм Красногорскидан тәҗрибә уртаклашырга килгән депутат Вера Иванова булдылар.
Ике ел эчендә әлеге үзәктә 300дән артык нарасый ярдәм алган. Аларның йөздән артыгына төрле чирләр үсешенә киртә куярга мөмкин булган. Үзәк каршында “Особенные дети” хәйрия фонды эшләп килә.
— Без республикада иртә ярдәм һәм абилитация үсеше стратегиясен эшләргә тиеш. Русия өчен бу яңа юнәлеш. Безнең үзәктә илдә тәүге тапкыр абилитациянең Европа моделе кертелде, ул бөтен дөньяда үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте, — диде үзәккә нигез салучы Фәйрүзә Латыйпова.
Читайте нас: