Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 14:24

Көтәбез сине, Яңа ел!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстанда Яңа 2019 елны билгеләү турында” указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстанда Яңа 2019 елны билгеләү турында” указга кул куйды.


Документка ярашлы, Яңа ел чыршысы 21 декабрьдә “Башкортостан” концертлар залында үтәчәк. Анда уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, төрле фестивальләр лауреатлары, хәрби бурычларын башкарганда һәлак булган хәрбиләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балалары, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Алар өчен өч көнлек ял оештырылачак һәм бүләкләр тапшырылачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала булган галәләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук, Кыш бабай бүләге алачак.
Моннан тыш, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Район һәм шәһәр хакимиятләренә урындагы бюджет һәм башка төрле чыганаклар исәбенә үз территорияләрендә бәйрәм оештырырга, инвалид һәм балалар йортларында, социаль приют һәм интернатларда тәрбияләнүче ятим, ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләргә кушылды.
Читайте нас: