Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2018, 13:40

Үлемечле автоаварияләр саны нигә арта?

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсен үткәрде. Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсен үткәрде.

Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.


Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов республика юлларындагы хәл белән таныштырды.
-- 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада 77 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 20 кеше каза күргән һәм 14 кеше һәлак булган. Төп сәбәп – тизлек режимын сакламау, -- диде ведомство җитәкчесе.
2 ноябрьдә Авыргазы районында бозлы яңгыр явып үтү нәтиҗәсендә "Р-240" трассасында хәрәкәт бөтенләй тукталган иде. Радий Хәбиров мондый хәбәрләргә тиешле хезмәтләр күпме вакыт эчендә җавап бирергә тиешлек нормативын сорады.
-- Юлда нәрсә булганын үзегез күрдегезме? Автомобильләр колоннасы юл читендә тора, кайберләре юл кырыенда ята иде. Мондый очракларда оперативрак эшләргә кирәк. Бу бит уңайлы территория, таулар юк. Ә кышын нинди хәл булыр? – диде Радий Фәрит улы. -- Юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санының артуы -- ул юл хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве нәтиҗәсе. Тиешле ведомстволарга үлемечле автоаварияләр санын киметү өстендә бергәләп эшләргә кирәк.
Читайте нас: