Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 13:22

"Үзегез кечкенә булсагыз да йөрәгегез зур"

Бүген Башкортстанның кечкенә коткаручылары республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кулыннан дәүләт бүләкләре алды.

Бүген Башкортстанның кечкенә коткаручылары республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кулыннан дәүләт бүләкләре алды.


- Үзегез кечкенә булсагыз да, сезнең йөрәгегез бик зур. Сез өлкәннәрнең һәркайсы базнат итә алмас батырлык эшләгәнсез. Без сезне бик хөрмәт итәбез һәм сезнең белән горурланабыз. Сезгә карап республиканың киләчәктә дә үсәчәгенә шик калмый, - диде ул.
Радий Фәрит улы шундый балалар тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәтләрен җиткерде.
Бүләкләнүче 7 бала арасында Уфа шәһәрендә яшәүче Алексей Гребешков - иң кечесе. Аңа нибары 4 яшь. Ул күрше йортта чыккан утны күреп калып, бу турында әтисенә хәбәр иткән.
Читайте нас: