Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 13:17

Ярминкә гөрләде, җыр-моң яңгырады

Благовар районында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары Языково авылында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән ачылып китте. Әйткәндәй, Республика көненә багышланган мондый чара бер ай элек үткәрелгән иде инде. Бу юлы исә көзге ярминкә азык-төлек байлыгы белән аерылып торды. Район хуҗалыклары, шәхси малтабарлар үзләре җитештергән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Радик Әхмәдуллин әйтүенчә, ярминкәдәге сәүдәдә утыздан артык автомашина катнаша. Эре предприятиеләр арасында “Благовар” кошчылык заводы продукциясенә ихтыяҗ аеруча зур. Сәүдә павильоннарына шулай ук бөртекле ашлык, ит ризыклары чыгарыла.

Халык бәйрәменең мәдәни программасы кысаларында район мәдәният сараенда, үзәк китапханәдә һәм тарих-этнография музеенда күп төрле мавыктыргыч чаралар оештырылды. Китапханәдә, мәсәлән, “Сәнгатькә йөрәгеңне ач” күңел ачу программасы чикләрендә үткәрелгән викториналар, театрлаштырылган тамашалар балалар белән бергә өлкәннәрне дә җәлеп итте. Өстәл уеннары турнирларында катнашучылар да күп булды.
Район мәдәният сараенда балалар өчен мультфильмнар күрсәтелде, халык иҗаты буенча осталык дәресләре оештырылды. Тарих-этнография музеенда зур уңыш белән балалар рәсемнәре конкурсы барды.
Читайте нас: