Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 13:42

Илебезнең киләчәге – ватанпәрвәр буында!

Быел республикада Халыклар бердәмлеге көне яңа эчтәлек белән дә баетылды. Бу көнне шәһәр-авылларда төрле мәдәни чаралар, бәйгеләр, ярминкәләр үткәрелде, халык күңел ачты, төрле кичәләр оештырды, милләтләр дуслыгына мәдхия җырлады. Чыннан да, халыклар арасындагы дуслык — илебезнең иң зур казанышы. Аны яклап, саклап, кадерләп тотарга кирәк.

Быел республикада Халыклар бердәмлеге көне яңа эчтәлек белән дә баетылды.


Бу көнне шәһәр-авылларда төрле мәдәни чаралар, бәйгеләр, ярминкәләр үткәрелде, халык күңел ачты, төрле кичәләр оештырды, милләтләр дуслыгына мәдхия җырлады. Чыннан да, халыклар арасындагы дуслык — илебезнең иң зур казанышы. Аны яклап, саклап, кадерләп тотарга кирәк.


Әлеге фикер республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлавында да чагылыш тапты. “Башкортстанда яшәүче халыклар үзләренең кече Ватаны өчен генә түгел, һәрвакыт бөтен ил язмышы өчен дә җаваплылык тойды һәм моны авыр сынауларда да раслады. Яңаны төзү традицияләрен дәвам итеп, республика үзенең 100 еллык юбилеена ышаныч белән атлый, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыта, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә, зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, ил үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Башкортстан һәрвакыт төрле милләт һәм дин халыклары өчен гомум йорт булып калсын өчен без барысын да эшләргә тиеш. Бурычыбыз — яшьләрдә Туган илгә сөю тәрбияләү, аларны Ватаныбыз, аның мәнфәгатьләрен якларлык итеп әзерләү” дигән сүзләр бар анда.
Бу көнне үткәрелгән чараларның төп идеясе шушы иде. Аларның иң мөһимнәре Уфада узды. Чараларда Радий Хәбиров катнашты.
Башкаланың Салават Юлаев исемендәге мәйданында “Шундый һөнәр бар — Туган илеңне саклау” яшьләр мәгълүмати-агитация акциясе үтте. Русиядә ул дүртенче тапкыр уздырыла. Төп максаты — яшьләрне хәрби белемнең өстенлекләре белән таныштыру.
Монда республика җитәкчесе кораллар, хәрби һәм махсус инженерлык техникасы күргәзмәсен карады. Аңа төрле шикле әйберләрне минадан арындыручы җиһазның ничек эшләвен күрсәттеләр. Мобиль пунктта ул Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары вазыйфасын башкаручы Виктор Журавлев һәм республиканың хәрби комиссары Игорь Харченко белән яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында фикер алышты, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итүнең ничек баруы белән кызыксынды. Әйткәндәй, быел республикадан меңнән артык кеше контракт буенча хезмәткә алынган.
Кунакларга почетлы каравыл роталары һәм спецназ бүлекчәләренең чыгышлары күрсәтелде. Акция кысаларында Уфаның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары “Юнармия” Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына тантаналы кабул ителде.
Биредә оештырылган кыр ашханәсендә Радий Хәбировны солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Бәйрәм көнендә Радий Хәбиров “Русия коткаручылар берлеге” гомумрусия иҗтимагый оешмасының бүләкләренә лаек булган балалар белән очрашты. Җиде герой әниләре белән Республика йортына килгән иде. Республика җитәкчесе аларны бәйрәм белән котлап, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
— Сез әле бик бәләкәйсез, ләкин сезнең йөрәгегез олы, чөнки өлкән кеше дә башкара алмаган батырлык эшләдегез, каһарманлык һәм героизм үрнәге күрсәттегез. Без сезнең белән горурланабыз! — диде Радий Хәбиров.
Аларның иң бәләкәе — Уфадан дүрт яшьлек Алексей Гребешков. Ул дәрәҗәле бүләккә күрше йортта дөрләгән янгынны күреп калып, бу хакта әтисенә әйткән өчен лаек булган. Аның тырышлыгы белән янгынны тиз арада сүндерергә мөмкин була.
Хәйбулла районының Самар авылында яшәүче 10 яшьлек Байназар Хәйбуллин дусты Илназның егылып, башын бәрүен күргәч, велосипедына утыртып, медпунктка алып китә, шул рәвешле соңгысына тиз арада ярдәм күрсәтеп, олы бәлаләрдән саклап калырга мөмкин була. Байназар яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә.
Күгәрчен районының Морак авылыннан 5нче сыйныфта укучы Азамат Арапов җәй көне су кергәндә кечкенә кызның батуын күрә һәм, озак та уйламастан, аның артыннан суга сикерә. Чоңгылга эләккән кызны ярга алып чыгуга ирешә. Үзе белдерүенчә, моңа көрәш белән җитди шөгыльләнүе ярдәм иткән.
Батырлар арасындагы бердәндер кыз — Стәрлетамак районының Талач авылыннан Илсөяр Биккулова энесен янгыннан алып чыккан.
— Сезнең арада икеле капчыклары юклыгына һәм барыгызның да яхшы укуына иманым камил. Без сезнең тормышны яхшырак итәргә, яңа поликлиникалар, мәктәпләр һәм спорт комплекслары төзергә тырышачакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Ул Инорс бистәсендә Көрәш сарае төзеләчәге һәм анда балаларның спорт белән шөгыльләнә алачагы, аларның көчле һәм үз-үзләренә ышанган кешеләр булып үсәчәге турында белдерде.
Шул ук көнне “Башкортостан” дәүләт концерт залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Фойеда халык кәсепләре күргәзмәсе оештырылган иде. Төбәк җитәкчесе үз куллары белән искиткеч матур әйберләр иҗат иткән осталар белән аралашты һәм аларның хезмәтен югары бәһалады. Аннары ул төбәктә яшәүче халыклар дуслыгын гәүдәләндергән символик агачның тасмасын кисте. Билгеле кубызчы Миңлегафур Зәйнетдинов мактаулы кунакка үзе эшләгән кубыз бүләк итте.
Күргәзмәдә милли кием үрнәкләре, рәсемнәр куелган иде. “Диалог” балалар-үсмерләр клубы укытучысы, кул эшләре остасы Лариса Клих Радий Хәбировка һәм аның хатынына борынгы матур һөнәр — Вологда челтәрләрен бәйләү серләре турында сөйләде.
Төбәк җитәкчесе экспозициядә катнашучылар белән аралашканда милли мәдәниятләрнең байлыгын һәм үзенчәлеген сызык өстенә алды һәм республикада төрле милләт кешеләренең дус, тату яшәве белән горурлануын белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: