Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 13:19

Халыклар дуслыгы - горурлыгыбыз!

Бүген Уфада "Башкортостан" дәүләт концерт залында Халыклар бедәмлеге көненә багышланган концерт үтте.

Бүген Уфада "Башкортостан" дәүләт концерт залында Халыклар бедәмлеге көненә багышланган концерт үтте.


Анда республиканың төрле иҗади һәм үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Чарада республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та булды.
Фойеда халык иҗаты күргәзмәсе оештырылган иде. Радий Хәбиров кул эшчеләре белән танышты, осталар белән аралашты һәм аларның иҗатына соклануын белдерде. Шулай ук, анда халыкларның милли киемнәре дә урын алган иде. Радий Фәрит улы халыклар дуслыгы символик агачына тасма бәйләде.
Читайте нас: