Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2018, 17:16

Бизнеста үз урыннарын тапканнар

Үз эшләрен ачкан, үзләрен үзләре эш белән тәэмин иткән яшьләрне күп очратырга мөмкин бүген. Алар хәзерге заман яңалыкларын тиз эләктереп ала, үзләрен яңа эштә сынап карарга курыкмый.

Коб-Покровкада яшәүче Альбина белән Артем Гатиятуллиннар шундый чәмчел, булдыклылардан. Аларның һәркайсы гаиләгә табыш, үзләренә канәгатьлек бирүче эш белән мәшгуль.

Артем үз вакытында Самара архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. Тик алган һөнәре буенча эшләмәгән. Ул чүкеп бизәкләр ясау белән мавыга. Студент елларында ук әле Артем эретеп ябыштыру эшен үз итә. Улының мавыгуларын күргән әтисе аңа кирәкле аппарат сатып алып бирә. Тәүге мәлдә йорт-ихата өчен кирәк-ярак әйберләр: капка, япма, беседкаларны бергәләп ясаганнар. Соңыннан егет интернетта художестволы чүкү белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус сайт таба.

— Андагы яңалыкларны практикада кулланып карадым, үземнән нәрсәләрдер өстәдем. Ахыр чиктә бу эш мине тулысынча арбап алды һәм шуның белән җитди шөгыльләнергә тиешлегемне аңладым, — дип сөйли Артем. — Ул арада минем эшләрне күргән туганнарым, күршеләребез, танышлар заказ бирә башлады, соңыннан таныш булмаган кешеләр дә өстәлде. Шулай итеп йорт ихатасында зур булмаган цех ачып җибәрдек. Баулы шәһәрендә нигездә нефтьчеләр яши, халык акчалы дигәндәй. Анда кайнар чүкү ысулы белән башкарылган изделиеләргә, бәяләре югары булуга карамастан, сорау зур иде.

Покровкага күчеп килгәч, оста иске генә гаражда, ә кайвакыт бөтенләй ачык һавада эшли, әмма эш шартлары аның сыйфатына кире йогынты ясамый. Өч ел эчендә безнең районда да үз клиентлары барлыкка килә, күрше районнарда, Уфа, Татарстан, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрдән заказлар килә. Тимергә җан өрүче оста егет көндәшлектән курыкмый һәм тотынган эшен һәрчак җиренә җиткереп, бар булмышын салып һәм югары сыйфатлы итеп башкарырга омтыла.

— Һәр заказны башкарганда нинди дә булса яңалык кертергә, бизәкләрне кабатламаска тырышам. Һәр эшнең бер үзенчәлеге була, башкаларыннан нәрсәсе белән булса да аерылып тора, — дип сөйли Артем.

“Яңа идеяләрне кайдан табып өлгерәсең?” дигән соаруга, ике дә уйламыйча: “Бөтен фантазия байлыгымны эшкә җигәм. Тик торганда да башыма яңа сюжетлар, рәсем вариантлары килә” дип җаваплады.

Бүген Артем өчен кызу эш сезоны. Бер айга җитәрлек заказ җыелган. Һәм былтыргы кебек булса, кыш көне дә эшсез тормаячак. Шуңа Гатиятуллиннар ихатада яхшы цех булдыру планы белән яши, аны төзи башлаганнар да инде.

Альбина да иҗади эзләп табулар ягыннан иреннән һич калышмый. Декрет ялында булуына карамастан, һәр минутын файдага үткәрергә тырыша: йортта маникюр, макияж буенча хезмәтләр күрсәтә, прическалар ясый. Аны да моңа ире илһамландырган, шулай итеп, маникюр белән гади генә кызыксынуы Альбина өчен хобби булып кына калмаган, ә маникюр буенча мастерга укуга китергән.

— Бу эшне бик яратып башкарам, ул миңа рухи канәгатьлек бирә. Ярты төнгә кадәр рәсемнәр сызгалап утыра алам, ә соңыннан аларны матурлык артыннан килүчеләрнең тырнакларына күчерәм, — ди Альбина, үз эше турында кызыклы итеп сөйләп. — Тырнак дизайны өлкәсендәге яңалыклар белән танышып барам, яңа техника кулланырга тырышам. Матур булырга, башкалардан аерылып торырга теләүчеләрнең рәхмәтләр әйтеп китүе белән бәхетлемен.

Әлеге юнәлештә эшчәнлегемне артабан да үстерергә хыялланам. Чәчне катлаулы буяу техникасы – колористика курсларында укып кайтырга телим, киләчәктә бәлки парикмахер да булып китәрмен.

Артем белән Альбинага утыз яшь тә тулмаган әле, шуңа карамастан, бизнес өлкәсендә үз урыннарын тапканнар. Эш-мавыгуларыннан тыш, алар бар күңел җылыларын салып ике малай үстерә. Бәхет һәм уңышлар телик яшьләргә.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: