Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2018, 18:32

Туган җир барыбер үзенә тарта

Бүгенге катлаулы вакытта яшь буынга яшәве җиңелме? Бу сорау яңа түгел, шулай булуга карамастан, ул һаман ачык кала. Чөнки һәр яшь кеше, һәр яшь буын аңа җавап эзли. Ирле-хатынлы 29 яшьлек Евгений һәм Регина Гришановлар, хәзер яшьләргә эшкә урнашу, торак булмау кебек четерекле мәсьәләләр белән очрашырга туры килә, җирдә үз урыныңны табу өчен күпсанлы киртәләрне үтәргә кирәк, дип саный.

Шул ук вакытта кызык та, чөнки яшьлек киләчәге булу белән бәхетле.

Евгений да, Регина да үзебезнең районнан: гаилә башлыгы — Топоринкадан, Регина — Иске Сынныдан. Әмма язмыш аларны Благовар җирендә түгел, ә Уфада очраштырып кавыштыра. Очрашулары да бик кызык килеп чыга. Кафеда танышалар, сөйләшеп китәләр һәм бер елда, бер районда туганнарын ачыклыйлар. Мәктәп елларын искә төшерәләр, бер үк ярышларда, бер үк спорт төре белән шөгыльләнгәннәрен аңлыйлар. Шәһәр тормышы ошый аларга, хезмәт хакына зарланмыйлар, үзләренә җитә.

2013 елда алар гаилә кора, кызлары Дарина дөньяга килә, ярты ел элек уллары Ярослав туган. Балалары тугач шәһәр ыгы-зыгысы яшьләргә ошамый башлый. Туган авылдан читтә, әти-әни ярдәменнән башка шәһәрдә төпләнүе җиңел түгел. Шуңа Евгений һәм Регина туган якларына — Иске Сынныга кайтырга карар итә.

“Киләчәккә планнарыгыз нинди?” дип сорагач, гаилә башлыгы:

— Эшләргә һәм кече ватаныбызда ныклап төпләнергә, — дип җаваплады.

Авылларыбызга яшьләр кайтуы куанычлы күренеш. Гришановлар безнең районда бердәнбер мисал түгел. Димәк, төпкелдә уңай үзгәрешләр бар.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: