Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2018, 17:48

Ура! Кулда — кызыл диплом!

Мәктәпне тәмамлаучылар соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы чараларда әти-әниләре һәм укытучылар еш кабатлаган олы тормышның бар тәмен үзләрендә татый башлады. Бүген алар өчен чын мәгънәсендә кызу көннәр — уку йортына керү документларын тапшыра һәм дулкынланып имтиханнарны көтә.

Кичә генә кулларына диплом алган яшь белгечләр аларны читтән генә елмаеп күзәтә һәм уку йорты ишеген кыюсыз гына ачып кергән бу егет-кызларда үзләрен таный һәм шул чакларын искә төшерә. Абитуриент һәм кулына диплом алган белгеч — араларында исәпсез-сансыз еллар яткан ике дөнья кебек. Әмма яшьләрнең көч-куәте, дәрт-дәрманы белән үрелгән бу 4-6 ел күз ачып йомганчы үтеп китә.

Мәкаләм герое югарыда телгә алынган категорияләрнең соңгылары сафына керә. Бу спорт гәүдәле, мөлаем йөзле егеттән нур бөркелеп тора сыман. Тәү карашка ул гади генә егет: озынча какча битле, бер якка таралган һәм кыска итеп киселгән куе чәчләре маңгаена төшеп тора, шундый ук куе кара кашлары бөркет канатын хәтерләтә, алар астыннан шомырт күзләр бага. Бу карашта егетнең аң-акыл, тәрбия дәрәҗәсе, эчке рухи дөньясы ачык чагыла сыман. Соңгы көннәрдә бу караштан көлтә-көлтә нур сирпелеп тора кебек. Шулай булмый — егет Уфа нефть-техник университетын кызыл дипломга тәмамлаган ич! Хөрмәтле гәзит укучылар, сезне ялыктырмыйча аның кем икәнен әйтергә ашыгам — бу яшь белгеч, югары белемле төзүче Языково авылыннан Альмир Айдар улы Мозафаров! Аның шатлыгы — әти-әнисе өчен икеләтә шатлык. Уллары кызыл диплом алып сөенсә, Рида Заһит кызы һәм Айдар Тимербай улы УДНТУ ректоры, профессор Р.Н.Бәхтизин исеменнән Рәхмәт хаты алып куанган. “УДНТУда беренче көннән үк үзенең акыл дәрәҗәсен, иҗади сәләтен һәм мөмкинлекләрен күрсәткән, яхшы укыган, фәнни һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан улыгыз бу җиңүгә һичшиксез лаек. Моның белән улыгызның сезгә — аңарда югары мәдәният, җаваплылык һәм эчке дисциплина тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәтле булуына шикләнмим. Улыгызга шундый үрнәкле тәрбия биргәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм” дип яза ректор Рәхмәт хатында.

Киләчәктә Альмир укуын магистратурада дәвам итәргә ниятли, студент елларында ук ул фәнни эшчәнлек белән җитди шөгыльләнгән, конференцияләрдә катнашкан.

Әйе, Альмир кебек булдыклы егетләр иҗтимагый тормышта да, иҗат, спорт һәм фән өлкәсендә дә район данын яклый, аны таныта һәм яшьтәшләренә үрнәк булып тора. Иманым камил, Альмир киләчәктә дә кече ватанының данлы традицияләрен дәвам итәр һәм тормыш юлы без — якташлары горурланырлык изге эшләр белән тулы булыр.

Нурлан ГАНИЕВ.
Читайте нас: