Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2018, 17:48

Иртәгәбез сезнең кулда, яшьләр!

Җәен бәйрәмнәр аз түгел, әмма бөтен илдә чагу һәм күңелле итеп үткәрелүче Яшьләр көне иң яратканы булып кала. 30 июнь көнне Языково авылының үзәк мәйданында көч-куәтләре ташып торучы, инициативалы һәм актив яшьләргә багышланган бәйрәм чаралары гөрләп үтте.

Бәйрәмгә кечкенә малайлар һәм кызлар да, яшь актив та, үзләрен яшь дип исәпләүчеләр дә кушылды. Бу көн волейбол һәм футбол буенча спорт ярышлары белән башланды, көндез район үзәге паркында “Гаилә” бүлеге “Гаилә ялы” оештырды, кичен исә барысы да җырлы, биюле, бүләкле һәм салютлы тамашага җыелды.

Район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов котлау сүзләре белән яшь буынга мөрәҗәгать итте. Билгеле, безнең яшьләр район тормышында актив катнаша, иҗади коллективлар төрле дәрәҗә бәйрәмнәрдә, фестиваль һәм конкурсларда район данын яклый. Республикадан читтә дә танылу тапкан аерым башкаручыларыбыз һәм вокаль ансамбльләре, боксчыларыбыз, чаңгычыларыбыз, велосипедчыларыбыз, хоккейчы, футболчы һәм көрәшчеләребез бар. Ирекмәннәр турында да әйтми мөмкин түгел, чөнки районда бер генә чара да алар катнашлыгыннан башка үткәрелми. Район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында Языково авыл Советы АБ башлыгы урынбасары И.Гарифуллин, Языково урта мәктәбенең информатика укытучысы А.Гыйләҗева, үзәк китапханә китапханәчесе А.Едих, “Благовар” кулланучылар җәмгыяте икътисадчысы Г.Камалова, 3 санлы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе С.Мөэминова бар иде. “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте активисты Р.Карагузинага район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы Азат Мофазалов һәм Благовар мәгълүмат үзәге директоры Лира Гафарова да ирекмәннәргә һәм спортчыларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты, балалар асфальтка рәсем төшерде, бу конкурсны “Прометей” үсмерләр клубы оештырды. Өлкәнрәк егетләр кул көрәштереп көч сынашты, күчмә сәүдә оештырылды, балалар аттракционнары эшләде. Футбол буенча ярышта беренче урынны “Газпром газ бүлү Уфа” командасы яулады, икенче урында — өйдрәкбашлылар, языковолылар — пьедесталның өченче баскычында. Волейбол буенча “Мәктәпне 2000 елда тәмамлаучылар” командасына җиңү бәхете елмайды, икенче урында — ДЮСШ, өченчедә — “Саклык банкы” работниклары. Кул көрәшендә үз авырлык категорияләрендә Руслан Кайбышев һәм Радмир Сөләйманов җиңү яулады.

Спорт ярышларын оештыруда А.Локманов һәм Д.Солоницын йөзендә “Газпром газ бүлү Уфа” ААҖ, Р.Яловега йөзендә СГТС ҖЧҖ зур өлеш кертте, алар ярдәмендә җиңүчеләргә бүләкләр сатып алынды һәм спортчыларны тукландыру тәэмин ителде.

Бәйрәм концерты соңга кадәр дәвам итте һәм ачык һавада дискотека, яшьлектә генә була торган максатчанлык һәм матурлыкка охшаган чагу салют белән тәмамланды.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: