Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2018, 17:55

Гаилә белән — Гаилә ялына!

30 июньдә “Гаилә” үзәгенең райондагы бүлеге благоварлыларны һәм кунакларны Гаилә ялына җыйды. Июнь аеның соңгы шимбәсендә үткәрелгән бәйрәм хәвефсез каникул темасына багышланды һәм ачык һавада — Языково авылының мәдәният һәм ял паркында үтте.

Гаилә ялы программасын “Хәвефсез җәй” квесты ачып җибәрде. Катнашучылар кешеләр гомере һәм сәламәтлеге сагында торучы һөнәрләр белән якыннан танышты. Чара кысаларында юл хәрәкәтен пропагандалау буенча полиция инспекторы В.Шәрифуллина балаларга һәм өлкәннәргә юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре турында исләренә төшерде һәм уен элементлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы викторина үткәрде. Артабан балалар, әти-әниләр өчен күңел ачуга, аң-белемне арттыруга корылган конкурслар башланды, араларында “Автомобиль багын кем беренче тутыра” кебек “тәмле” конкурслар да булды, тик “ягулык” урынына катнашучылар сут һәм татлы су эчте.
Конкурс үтәсе мәйданчык төсле шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән. Катнашучыларның барысы да ЮХХДИдан бүләкләр, шул исәптән яктылык кайтаргыч беләзекләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган китапка кыстыргычлар алды. Чираттагы этапта эсседә үзеңне тоту кагыйдәләре һәм җәйге аптечкада нинди дарулар булырга тиешлеге турында белде. Медицина работнигы И.Солтанова мөһим мәгълүмат җиткерде. Икенче мәйданчыкта китапханә хезмәткәрләре балалар белән уен корды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә викториналар үткәрде, табышмаклар чиштерде. Район китапханәсе әзерләгән мәгълүмат стенды да хәвефсезлек нигезләренә багышланды, катнашучылар биредә әдәбият белән танышты.
Гаилә ялында катнашучылар өчен “Хыялымдагы йорт” дип аталган асфальтка рәсем төшерү конкурсы да оештырылды, биредә теләге булган һәркем төсле бур белән асфальтта хыялларын “сынландырды”, шулай ук интерактив мәйданчык рәвешендә “Мин, син, ул — без бердәм гаилә” спорт эстафетасында катнашты. Эвелина Абдрахманова чәч үрү осталыгы һәм серләре белән уртаклашты. Мәдәният идарәсенең мәгълүмат стендында кунаклар июль һәм август айларында балалар һәм өлкәннәр өчен үткәреләчәк чаралар белән танышты. Чара дәвамында “Прометей” үсмерләр клубы җитәкчелегендә “Без бергә” хәрәкәте ирекмәннәре кунакларны каршы алып, озатып йөрде, конкурслар оештыруда ярдәмләште. Район Мәдәният сарае хезмәткәре И.Сафин ярдәмендә (ул музыкаль яктан бизәде) чара бик күңелле һәм ямьле үтте. Бәйрәм программасын “Гаилә” үзәге бүлеге белгече Ирина Фәйзуллина бик матур алып барды һәм чара дәвамында моңлы җырлар башкарды.
Шунысы куанычлы, районда гаилә бәйрәмнәренә, гаилә ялларына күп парлар йөри. Бу юлы Кобелевлар чараның иң ишле гаиләсе дип табылды — конкурста әниләре белән бергә җиде баласы катнашты. Оныкларын җитәкләгән нәнәйләрне күрү күңелле булды.
Гаилә ялы нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды, биредә актив гаиләләргә “Гаилә” үзәгеннән грамоталар һәм чара спонсорыннан бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучылар да бүләкләр алды. “Благовар” кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшкуар Ишбулатов, “Зенит” магазины чараны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Гаилә ялларын оештыруда мәдәният идарәсе һәрвакыт ярдәм кулы суза. Барысына да олы рәхмәт!
Гаилә ялында төп максат — гаилә әгъзаларының барысын да файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, ата-аналарның компетенциясен арттыру, вакытны файдалы үткәрүгә ирешелде. Шундый ук чара июльнең соңгы шимбәсендә үткәреләчәк, көтеп калабыз!
“Гаилә” үзәге бүлеге белгечләре.
Читайте нас: