Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2018, 18:46

Изге эшләргә старт бирелде

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының икенче корпусы алдындагы мәйданда узган «Без – бер бөтен» бәйрәмендә катнашты һәм республиканың югары уку йортлары студентларын Русия студентлары көне белән котлады.

– Республикабызда 200 меңнән артык студент белем ала, аларның 100 меңнән күбрәге – университетларда һәм 100 меңгә якыны – урта махсус уку йортларында. Бу – акыллы, алдынгы, сәләтле яшьләр отряды, – диде Рөстәм Хәмитов. – Яхшы университет, менә дигән укытучылар коллективы, бик шәп профессура – белем алу, киләчәктә хезмәт эшчәнлегендә әйбәт урын биләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Республика җитәкчесе студентларга укуларында, җәмәгать эшчәнлекләрендә уңышлар теләп, аларга шушы көннәрдә Башкортстанда эш сәфәре белән булып киткән Русия Президенты Владимир Путиннан сәлам җиткерде.
Студентлар бәйрәме барышында «365 изге эш» акциясе башланды, ул университет ирекмәннәренең көн саен социаль әһәмиятле чаралар узгаруын күз уңында тота. Чарада катнашучылар «изге эшләр исәпләгече»нең символик төймәсенә басып, Ирекмәннәр елын ачты.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университетында Рөстәм Хәмитов вуз студентларының проектлары, студентлар һәм ирекмәннәр берләшмәләренең эше, гыйльми-тикшеренү эшен оештыру белән дә танышты.
Читайте нас: